15 апрель көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер – министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бу конкурста Алан урта белем бирү мәктәбеннән дә өч укучы көч сынады. 8 сыйныф укучысы Нурисламова Фәридә конкурста катнашучы диломына ия булса, 9 сыйныфтан Шәймәрдәнова Румия - лауреат, ә Хәбирова Динә 3 урын иясе булды. Укучыларны конкурска татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кыямова Г.Р. әзерләде. Укучыларга һәм аларның җитәкчесенә алга таба да уңышлар телибез!