“Миллионнарны корбан итә торган сугыш җиргә бүтән килмәсен”.

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынайган көннәрдә, 16 апрель көнне  Айдар авылы китапханәсендә 1-5 сыйныф укучылары арасында “Миллионнарны корбан итә торган сугыш җиргә бүтән килмәсен” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар ясаган рәсемнәре аша бабайларына рәхмәтләрен белдерделәр, ерактагы сугыш хатирәләрен күзалладылар. Конкурсның төп максаты - үсеп килүче яшь буында Ватанга, сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт, патриотизм хисләре тәрбияләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International