Ел саен 15 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә Экологик белемнәр көне үткәрелә. Безнең илдә бу бәйрәм, иҗтимагый табигать саклау оешмалары башлангычы белән, 1996 елдан бирле билгеләп үтелә, ул һәр елгы “Әйләнә-тирәлекне экологик куркынычтан саклау көннәре” бөтенроссия акциясен башлап җибәрә, акция 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә тәмамлана.
Шушы көн уңаеннан Үзәк балалар бакчасында да чаралар үтте:
- "Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре", "Янәшә-тирәбездәге чисталыкны саклыйк" дип исемләнгән әңгәмә;
- тәрбиячеләр тарафыннан әзерләнгән презентациялар;
- Һәр төркемдә "Тәрәзә төбендәге бакча" булдыру.
Кечкенәдән сеңеп калган белемнәр, һичшиксез баланың алдагы төрмышында да уңай йөгынты ясар дип ышанып калабыз.