14 апрель көнне Теләченең №2, №3 балалар бакчасы базасында «Реализация новых УМК по обучению детей русскому языку в условиях введения ФГОС ДО» темасы буенча өйрәтү практик-семинар булып узды. Анда Ярмиева З.М уртанчылар, өлкәннәр һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары белән рус теленнән ачык дәресләр күрсәтте. Шулай ук хәр төркемдә үз яшләренә туры китереп эшләнгән милли почмаклар каралды. Ахырдан тәрбиячеләр өчен кирәкле методик әдәбият сатылды.