2014-2015 нче уку елы инде ахырына якынлаша. Әлеге чор мәктәп укучыларының белемнәрен тикшерү һәм, гомумән, мәктәп эшчәнлегенең уку елы дәверендә башкарылган эшчәнлегенә йомгаклар ясый торган бик җаваплы вакыт. Шуны истә тотып, Олы Нырсы урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнарга эзерләнү эше дәвам итә. Әлеге максаттан, 16 нчы апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән мәктәп күләмендә уздырылган сынауны үттеләр. Нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.