“Моңлы Тукай – җырлы Тукай”.

2015 елның 17 апреле, җомга

     17 апрель көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә “Моңлы Тукай – җырлы Тукай” дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрделәр.    

     Чараны әйдәп баручы китапханәче Елена Фатихова сабыйларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлап җибәрде.

     Соңыннан балалар татар телендә Г. Тукайның нәниләр өчен язылган “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Шаян песи”, “Кызыклы шәкерт”, “Ялкау маэмай” шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Шагыйрьнең моңлы, аһәңле җырларын башкардылар. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык күңелле кичерешләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International