17 нче апрель көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттагы утыз сигезенче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 10 мәсьәлә каралды.
1.Теләче муниципаль районының 2014 нче елга бюджет үтәлеше турында.
2. Теләче муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру турында.
3. Теләче муниципаль район Советы каршында эшләүче яшьләр парламенты турында.
4. “Максат” агросәнәгать паркын төзү турында.
5. Теләче муниципаль районында муниципаль - шәхси партнерлык буенча нигезләмәне раслау турында һәм башкалар.
Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., район Советының бюджет һәм салым мәсьәләләре комитеты рәисе Мортазин Ф.Г., муниципль район Башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г., Теләче муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссиянең әйдәп баручы белгече Ихсанов Р.Ә., Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Миңнегулов И.Ә., Теләче муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Шиһабетдинова Ч.И., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И. –лар чыгыш ясадылар.