17 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә чираттагы язгы өмә үтте. Өмәдә укытучылар коллективы, мәктәп хезмәткәрләре, укучылар актив катнашты. Мәктәп янында кар астыннан чыккан чүпләр җыелды, асфальт себерелде һәм карлар таратылды. Һәр елны яз җитүгә башкарылучы бу эшләрдән соң мәктәп яны матураеп калды.