15 нче апрель көнне Казан федераль университеты үзенә регионара фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булган укучыларны бүләкләү тантанасына җыйды. Алар арасында безнең Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Миннекаева Алия дә бар. Аның җитәкчесе – Хәсәншина Зөбәрҗәт Рәхимҗановна. Алия татар теле фәне буенча 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен теләп калабыз. Шулай ук аның җитәкчесенә зур хезмәт куеп призер әзерләве өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.