13 нче апрельдә район мәгариф бүлегендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен “Бөек җиңүнең 70еллыгын үткәрү буенча чараларны оештыру һәм үткәрү” дигән темага җыелыш үткәрелде.

2015 елның 18 апреле, шимбә

       13 нче апрельдә район мәгариф бүлегендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен “Бөек җиңүнең 70еллыгын үткәрү буенча чараларны оештыру һәм үткәрү” дигән темага җыелыш үткәрелде. Җыелышта ветераннар советы рәисе Газизов М.М. катнашты. Ул 9 май парадында уздырылачак “Үлемсез полк” колоннасын район мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрү турында сөйләде.

       Вафина Ф.З. җыелышта катнашучыларны Бөек җиңүнең 70еллыгын үткәрү буенча май аена төзелгән план белән таныштырды, үткәргән чараларга нәтиҗә ясады. 

       Шакирова Г.Р. фән һәм мәгариф министрлыгыннан килгән хатлар белән таныштырды. Апрель-май айларында эшләнәсе тәрбияви чараларны әйтеп үтте. 20-27 апрельгә кадәр үткәреләчәк “Язгы яхшылык атнасы” акциясен үткәрү тәртибе белән таныштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International