14 апрель көнне «Батыр» спорткомплексында Бөек Җиңүнең 70- еллыгына багышланган бадминтон ярышлары булып узды. Әлеге ярыш 2002-2003 нче елгы, 2004 һәм яшьрәк булган малайлар һәм кызлар арасында уткәрелде. Ярышта районның 8 мәктәбеннән 69 укучы катнашты.
Гомүмкоманда нәтиҗәләре буенча 2002-2003 нче елгы кызлар һәм малайлар арасында:
1 урында Баландыш төп мәктәбе, 2 урында Теләче мәктәбе, 3 урында Сауш һәм Олы Нырсы мәктәпләре.
2004 һәм яшьрәк булган малайлар һәм кызлар арасында
1 урын – Максабаш башлангыч мәктәбе, 2 урын – Теләче мәктәбе, 3 урын – Олы Мишә мәктәбе.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.