Практик семинар булып узды.

2015 елның 18 апреле, шимбә

    14 нче апрель көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчасында татар һәм рус телләрен алып баручы белгечләр, группаларда эшләүче  тәрбиячеләр өчен өйрәтү максатыннан “Мәктәпкәчә белем бирүдә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында русс телен өйрәтү буенча укыту-методик комплектларын тормышка ашыру ” дигән темага  практик семинар булып узды. Семинар башта Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында башланып китте. Тәрбиячеләр бакчада  2 нче кечкенәләр, уртанчылыр, өлкәннәр, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә милли почмакларны, методик бүлмәдә укыту -методик комплектларын тормышка ашыруда кулланыла торган ярдәмлекләрнең, таратма һәм дидактик материалларның сакланылышы белән таныштылар. Бакчада тәрбиячеләргә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда ярдәм итәрлек методик китаплар, таратма матераллар алу мөмкинлеге дә тудырылган иде. Аннан соң семинарның икенче өлеше русс телен өйрәтү буенча укыту-методик комплектларын    тормышка ашыруда төп бакча (базовая площадка) булып торган Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында дәвам итте. Балалар бакчасының русс теле тәрбиячесе Ярмиева Зөльфия Мидхәт кызы бакча тәрбиячеләренә үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан уртанчылар, өлкәннәр, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән ачык шөгыльләр үткәрде, тәрбиячеләргә үзенең киңәшләрен бирде. Бакчада тәрбиячеләр өчен УМК ны куллануда ярдәм итә торган дидактик һәм таратма материаллардан күргәзмә дә оештырылган иде.Семинар ахырында мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем буенча методисты Саетова Анна Николаевна үткән семинарга нәтиҗә ясады, алда торган бурычлар, “Иң әйбәт билингваль бакча” конкурсына әзерлекнең торышы турында әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International