2015 нче елның 16 нчы апрелендә Максабаш балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган “Авыл хуҗалыгы машиналары” дигән темага ачык чара үткәрелде.

2015 елның 18 апреле, шимбә

        2015 нче елның 16 нчы апрелендә Максабаш балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган “Авыл хуҗалыгы машиналары”  дигән темага ачык чара үткәрелде. Ачык чараны балалар бакчасы тәрбиячесе Сөнгәтуллина Фәридә Әхәт кызы әзерләгән иде.   Чараның максаты – балаларны авыл хуҗалыгы машиналары белән таныштыру, машиналар янында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү, авыл хуҗалыгында эшләүче һөнәр ияләре турында белемнәрен ныгыту һәм хезмәт ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, фикер йөртү сәләтен үстерү иде. Чараны карарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова Анна Николаевна, Арча филиалының Саба бүлекчәсе юл куркынычсызлыгы фонды әйдәп баручы белгече Ягафарова Гүзәл Нәҗип кызы, инспектор Назиров Ришат Хәмит улы килгән иде. Алар балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлаттылар, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр, хәвефсезлек очраклары турында видеоролик күрсәттеләр, һава торышы төрле булганда куркынычсызлык очраклары (“Прогноз погоды”) турында аңлаттылар һәм алып килгән бүләкләрен өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International