15 апрельдә Казанның “Пирамида” мәдәни - күңел ачу комплексында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар бәйгесенең йомгаклау тантанасы үткәрелде.

2015 елның 18 апреле, шимбә

15 апрельдә  Казанның  “Пирамида” мәдәни  - күңел ачу комплексында  “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр  һәм драматурглар бәйгесенең йомгаклау тантанасы үткәрелде. Тантанада ТР премьер - министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бәйгедә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 622 эш кабул ителгән иде.

Әлеге бәйгедә безнең район укучылары да катнашты. “Яшь шагыйрь» номинациясендә Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Тимербаев Илсаф (укытучысы Зәйнуллина Рушания) 1нче урынны, ”Яшь прозаик “номинациясендә  Алан мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хәбирова Динә (укытучысы Кыямова Гөлсинә) 3 нче урынны яулады. Укучылар Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары, сувенирлары, сертификатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International