15 нче апрельдә Казан федераль университетында төбәкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы оештырылды.

2015 елның 18 апреле, шимбә

     15 нче апрельдә Казан федераль университетында төбәкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы оештырылды.Университетта төбәкара олимпиада  2004 елдан бирле үткәрелә. Олимпиаданың беренче этабы читтән торып үткәрелсә, икенче этабын университет укучыларны үзенә җыеп үткәрә. Бу уку елында 12 фәннән үткәрелгән олимпиадада Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм 7 бәйсез дәүләтләр оешмасыннан 25 меңгә якын укучы катнашты.

 Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Миннекәева Алия (укытучысы Хәсәншина  Зөбәрҗәт Рәхимҗан кызы) татар теленнән үткәрелгән олимпиадада 3нче урынны алып, 3нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International