13 – апрельдән 18- апрельгә кадәр белем оешмаларында хезмәтне саклау айлыгы кысаларында “Юл йөрү кагыйдәләре” атналыгы үтте. Белем оешмаларында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган класс сәгатьләре, рольле уеннар, әңгәмәләр, КВН, “Сезнең куркынычсызлык әлифбасы” видеоролигын карау , “Урамда куркынычсызлык” дигән рәсем конкурслары үткәрелде. Ата – аналар җыелышларында балалар юл-транспорт hәлакәте профилактикасы сораулары каралды. Мәктәпләрдә юл йөрү хәрәкәте буенча яшь инспекторларның зше җанланды. Балалар катнашында юл-транспорт hәлакәтен кисәтү буенча профилактик эш алып барыла. “Юл йөрү кагыйдәләрен беләбезме?” дигән викторина hәм юл йөрү кагыйдәләре буенча мультфилмнар карау оештырылды.