13-17 апрель көннәрендә Казанның 121нче гимназиясендә «Ел укытучысы 2015» республикакүләм конкурсының йомгаклау этабы булды. Теләче районы Үзәк урта мәктәбенең биология укытучысы Николаев Анатолий Владимирович «Эрудиция hэм ординар булмаган уйлау» номинациясендә җиңү яулады.