2015 елның 17 апрелендә Казан шәһәре Яңа Савин районының 7нче гимназиясендә укучыларның Л.Н.Толстой исемендәге XIIIРеспубликакүләм фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры үткәрелде. Конференциядә 134 укучы катнашты.
Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучылары Хәбибуллина Луиза һәм Бариева Алинә “ Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фәнни эшләр” номинациясенә үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге секция эшендә 18 укучы катнашты.
11нче сыйныф укучысы Хәбибуллина Луиза (укытучысы Нуртдинова Елена Яковлевна) “Сугыштан булмаган хат тарихы” исемле авторлык шигыре белән 1 нче урынны яулады.10нчы сыйныф укучысы Бариева Алинә “Азатлык көрәшендә милләтләр бердәмлеге”дигән тикшеренү эшен яклап 2 нче урынны алды (җитәкчесе Җәләлова Наилә Рәшитовна).