Арт – акция уздырдылар.

2015 елның 18 апреле, шимбә

         “Родник” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре 14 апрель көнне социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаилә балалары өчен “ Бала хокукларын яклау – һәммәбезнең бурычы” исеме астында Арт – акция уздырдылар. Бүлекчә хезмәткәрләре ярдәмендә балалар “Минем теләкләр кәрҗине” булдырдылар.

         Фантазия эшкә җигелде. Санаулы минутлар эчендә кәрҗин чәчәк – теләкләр белән тулды. Ә теләкләрнең ниндие генә юк! “Минем тиешенчә дәваланасым килә”, “Минем тату бәхетле гаиләдә тәрбияләнәсем килә”... Аларга бәхетле балачак бүләк итү безнең өчен кыен түгел бит. Ә балалар хыялланудан туктамасыннар. Хыялга ышансаң гына теләкләр чынга аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International