Баландыш төп мәктәбендә технология атнасы кысаларында “ Тәмлетамак” ярминкә – күргәзмәсе үткәрелде. Укучылар үзләре пешереп алып килгән татар халык ашлары белән сәүдә иттеләр. Һәркем үзенең товарын мактый – мактый сатты һәм аз гына булса да гаилә бюджетын тулыландырды. Сату – алу гөрләде, кемдер сатты, кемдер сатып алды. Мәктәбебездә барлык сыйныфлар да актив катнашты. Шулай ук кул эшләре белән дә сәүдә итү алып барылды.