“Игелек кыл” акциясе рамкалары кысаларында 18 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 сыйныфында шәфкатьлелек дәресе үткәрелде. Аңа әзерлек эшләре шактый алдан башланып киткән иде. Укучылар “Үз гомереңдә нинди игелек эшләдең?” дигән аноним сорауда катнаштылар, кешене күркәм итүче әхлакый кыйммәтләр белән таныштылар, тормыш мәгънәсе турында уйландылар. “Бүләккә китап” акциясе барышында чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан җыелган китаплар мәктәп китапханәсе фондына тапшырылачак.