18 апрель көнне Район мәгариф бүлеге методисты Сәетова Анна Николаевна җитәкчелегендә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасыннан педагог-психолог Хазипова С.Н белән татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М , Теләченең өченче номерлы балалар бакчасыннан педагог-психолог Баева А.Г. Казанның № 177 мәктәп базасында оештырылган “Белем бирү системасында яңа алымнар: мәктәпкәчә белем бирүнең перспективалары ” дип аталган конференцияда булып кайттылар.
Конференцияга Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан гына түгел, күрше регионнардан да килүчеләр күп иде. Конференциянең пленар өлешен психология фәннәре докторы Кудрявцев В.Т Россия фәннәр академиясе академигы, психология фәннәре докторы, профессор А.Г. Асмоловның сәламләү чыгышы белән башланып китте. Конференциядә “Диалог” мәктәпкәчә белем бирү программасы җитәкчесе Соболева О.Л, экспертиза үзәге җитәкчесе, доцент Сарафанова Е.В, “Обруч” журналының баш мөхәррире Гейшина А.В һ.б. чыгыш ясады. Конференциянең икенче өлеше түгәрәк өстәл формасында дәвам итте. Монда “Диалог” мәктәпкәчә белем бирү программасы белән эшләүче авыл, район һәм шәһәр тәрбиячеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, программа җитәкчесе Соболева О.Л аларга үзләренең киңәшләрен бирде. Конференция бик бик эчтәлекле һәм файдалы булды.