Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә.

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

 Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне Айдар авылы китапханәсендә дә һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышлап "Тарих битләрен җил ача" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Безнең республикабыз тарихи, истәлекле урыннарга, архитектура корылмаларына бик бай. Халкыбызның үткән тарихына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән бу чарадан укучылар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International