Агымдагы елның 18-19 апрель көннәрендә Кукмарада бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең Төньяк-Көнбатыш лигасы ярышлары булып узды.

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

        Агымдагы елның 18-19 апрель көннәрендә Кукмарада бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең Төньяк-Көнбатыш лигасы ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда   2004  елгы һәм аннан кечерәк, 2002-2003 елгы, 2000-2001 елгы, 1999 һәм аннан олырак елгы егетләр һәм кызлар катнашты.. Теләче данын Баландыш, Теләче, Максабаш, Лесной мәктәпләре укучылары  яклады. Ярышта барлыгы 190 укучы бала катнашты.

Районыбыз командасы түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

- 2004 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында

парлы разрядта

2 урын - Гайнетдинов Алмаз – Мөхәмәтшин Рафиль;

 

- 2002-2003 елгы кызлар һәм егетләр арасында

ялгыз  разрядта

2 урын - Нәҗипов Зөлфәт

3 урын – Җәббаров Адель

 

парлы разрядта

1 урын  - Сафина Альбина – Кукмара командасы вәкиле белән

2 урын – Нәҗипов Зөлфәт – Җәббаров Адель

3 урын – Галимов Данил - Якупов Идрис 

 

катнаш  разрядта

2 урын - Җәббаров Адель – Кукмара командасы вәкиле белән

 

 

- 2000-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында

 

парлы разрядта

 3 урын  Мөхәмәтшин Ранис – Гайнетдинов Айзат

 

- 1999  елгы һәм аннан олырак егетләр һәм кызлар арасында

ялгыз  разрядта

 

1 урын – Шәрипова Илзирә

3 урын – Гарипова Гузәл

 

парлы разрядта

2 урын  - Шәрипова Илзирэ – Саба командасы вәкиле белән

 

    Барлык җиңүчеләр һәм призлы урын яулаучылар Баландыш төп мәктәбе укучылары, алар өстәмә белем биру педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы кул астында шогыльләнүче балалар. Аларны диплом, медаль һәм акчалата премия белән буләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International