“Туган якны өйрәнү” музеена экскурсия.

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Музейлар белән танышуны дәвам итеп, Җәнәй башлангыч сыйныф укучылары  Саба районының “Туган якны өйрәнү”  музеена экскурсиягә бардылар. Музей бик бай.  Анда өч мең биш йөз төрле предмет тупланган. Музейда  XIV гасырны чагылдырган экспонатлар,  төрле фотографияләр, танылган сабалыларның  орден-медальләре дә урын алган. Укучыларга  сәяхәт бик ошады. Сәяхәттән алган тәэсирләр күңелләрендә  озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International