Ел саен Европаның күп кенә илләрендә 19 апрель язның беренче чәчәге - Умырзая көне буларак билгеләнеп үтә. Бу чәчәк яз булуын символ итә. Умырзая чәчәге салкын көннәргә чыдам булучы бердәнбер чәчәк.
Эллекедән үк умырзая турында күп кенә легенда булган. Бер легендада умырзая турында шулай язылган:
Бер вакыт Кыш әби үзенең ялчылары Суык һәм Җил белән Җиргә язны китермәскә карар кылалар. Бөтен үсемлекләр дә моңа бик нык кайгырышалар. Үсемлекләр арасыннан иң кыю һәм тәвәккәле умырзая чәчәге булып чыга. Ул нәфис кулларын кояшка таба сузган да кояштан ярдәм сораган.
- Кояш, үтенәм синнән, зинһар ярдәм ит миңа! Минем бик тә үсәсем, яктылыкны күрәсем килә!-дигән.
Шунда кояш бу нәфис чәчәкнең моңлы тавышын ишетеп алган һәм үзенең җылы нурларын нәкъ менә чәчәк үсеп утырган урынга җибәргән. Күп тә үтмәгән, чәчәк үскән урында карлар эрегән һәм , җир өстен ямьләп, гүзәл умырзаялар калкып чыккан.