Фәнни – гамәли конференция.

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

         17  нче апрель  көнне  Казан шәһәрендә  Л.Н. Толстой исемендәге XIII  фәнни – гамәли конференция  булып үтте.  Конференциядә Теләче урта гомуми белем мәктәбе 10б  сыйныф  укучысы Хәбибуллина Луиза  укытучысы Е.Я.Нуртдинова  җитәкчелегендә  “Письмо не с фронта” шигыре    белән катнашты. 10 б сыйныф  укучысы Бариева Алинә  укытучысы  Н.Р.Җәләлова  җитәкчелегендә “ Бәйсезлек өчен көрәштә халыклар бердәмлеге ” проект эшен яклады.  Үзе язган шигыре өчен Хәбибуллина Луиза  I дәрәҗәдәге диплом  белән   бүләкләнде.  Бариева Алинә II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.   Уңышларыгыз белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International