Иҗат кешеләренең бай һәм эчтәлекле, кызыклы тормыш белән яшәүләре бәхәссез.

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Иҗат кешеләренең бай һәм эчтәлекле, кызыклы тормыш белән яшәүләре бәхәссез. Ә иҗатның нигезе – балачакта. Кешенең рухи байлыгын, иҗади сәләтен үстерүдә музыка мөһим роль уйный. Музыка балаларны  матурлык дөньясына алып керә, аларны кызыклы, тылсымлы көйләр дөньясы белән таныштыра. Музыка аша сабый халкыбызның культурасы белән таныша, баланың үзенә әхлак сыйфатлары, күңел матурлыгы, нәфис зәвык формалашуда, музыка гаҗәеп зур тәрбияви йогынты ясый.

Безнең 3 нче  балалар бакчасында бу проблема һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бакчабызда башка бәйрәмнәр белән беррәттән рус халык фольклор бәйрәмнәренә дә игътибар артты. Менә бүген музыка җитәкчесе Хәмитова Р.Ш. зурлар төркеме балалары белән “Рус халык музыкаль кораллары илендә” дип исемләнгән фольклор кичәсен үткәрде. Халык авыз иҗатын куллану – балалар бакчасы тормышын тагын да җанландырып, күңелле итеп җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International