Без кошларны яратабыз.

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Яз! Җылы! Агачларда беренче яфраклар барлыкка килә башлый һәм... сыерчык оялары!

Безнең балалар бакчасында да сыерчык ояларына күргәзмә оештырылды. Бөтен балалар дә күргәзмәдә катнашырга тырыштылар.

Сыерчык оялары төрледән-төрле килеп чыкты. Алар арасында зурысы да, кечкенәсе дә, төрле бизәкләр белән ясалганы да бар иде. Һәрбер әти үзенең сыерчык оясын үзенчәлекле итеп ясарга тырышкан, ә балалары аларга бу эштә ярдәм иткәннәр. Хәзер балалар түземсезлек белән ояларга сыерчыкларның килгәннәрен көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International