Балалар иҗат үзәгенең "Волшебная паутинка" түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габдулхак кызы җитәкчелегендә, Бөек Җуңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре алып баралар. Алар кәгазьдән квиллинг техник алымын кулланып картиналар ясыйлар. Бу картиналар Балалар иҗат үзәге тарафыннан уздырылучы “Салют Победы” дип исемләнгән, 17 нче балалар иҗаты фестивалендә урын алачак.