20 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “20 апрель 1942 ел – Мәскәү өчен сугышның тәмамлануы” темасына класс сәгатьләре үткәрелде.

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

      20 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “20 апрель 1942 ел – Мәскәү өчен сугышның  тәмамлануы” темасына класс сәгатьләре үткәрелде.  Мәскәү өчен сугыш 1941 елның 30 сентябреннән 1942 елның  20 апреленә кадәр дәвам итте.   Укучылар Германия белән СССРның көчләр чагыштырмасы, сугыш этаплары, «Тайфун» операциясе, сугыш йомгаклары белән таныштылар. Әлеге мәгълүматлар турында презентация һәм видеофильм  күрсәтелде. Укучылар әлеге тарихи вакыйга турында үзләренең фикерләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International