Су -яшәү чыганагы.

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

 Бакчабыз балаларына суның кеше тормышындагы әһәмияте, аны саклау юллары турында аңлатылды.Табигатьтә һәр нәрсә яхшы. Ә су һәрнәрсәдән гүзәлрәк, сафрак. Су – үтә күренмәле. Су – җанлы. Ул ага һәм җил булса дулкынлана.Су үзенең тирә – ягындагы әйберләргә хәрәкәт һәм тереклек бирә. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да, үсемлекләр дә яши алмый. Димәк, су – яшәү чыганагы.Һәр бер кеше, өлкәнме, баламы, суны сакларга, аңа мәрхәмәтле булырга, аны пычратмаска, агуламаска тиеш. Шулай булганда гына су бөтен байлыгын кешегә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International