Балаларны татар һәм рус теленә өйрәтү сыйфатлы, уңышлы булсын өчен, Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, укыту - методик комплектында тупланган материалларны тәрбиячеләр балаларның сөйләмен үстерү, тирә-юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперименталь эшләр, кисеп ябыштыру, музыка эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти - әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланалар һәм ныгыталар.