Безнең Олы Мишә урта мәктәбе укучылары даими рәвештә интернет- конкурс һәм олимпиадаларда теләп катнашалар. Апрель аенда 6, 7, 11нче сыйныф укучылары , татар теле һәм әдәбияты укытучысы Маннапова Фидая Җәмиловна белән берлектә ,“Татар теле. Инфо.” халыкара олимпиадада катнашып, дипломнар , сертификатлар һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.