21 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә Казан шәһәренең НОУ ДПО «Центр социально-гуманитарного образования» базасында “ Үстерелешле укыту системасының укучыларның фән буенча программаларны үзләштерүдә потенциалы” темасына республика семинары булып үтте. Семинарда Теләче урта мәктәбеннән директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова , башлангыч сыйныфлар укытучысы Ф.М. Аскарова белән педагог – психолог Ф. М. Имамиева катнашты. Алар белем бирү өлкәсендәге яңалыклар белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.