Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы 23 апрель көнне “Музыкаль – бию эшчәнлеге ярдәмендә кече яшьтәге балаларны төрле яклап үстерү” темасы астында узучы, кече яшьтәге балалар оешмалары тәрбиячеләре семинарында катнаша. Зилә Рафаил кызы олылар группасында бию буенча ачык дәрес күрсәтергә әзерләнә. Шулай ук теоретик өлеш тә каралган. Бу өлешкә ул “Йөрәгемне баларга биреп эшлим ” темасына чыгыш әзерли.