21 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә укучылар белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Брейн-ринг» уены булып үтте. Укучылар группаларга бүленеп кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Үсеп килүче яшь буын Бөек Ватан сугышында Җинүгә китергән халыклар батырлыгын бервакытта да исеннән чыгармаска тиеш.