20 нче апрель көнне Баландыш мәдәният йорты директоры Сөмбел Низамова Балтач районында уздырылган семинар-укуда катнашып кайтты.

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

    20 нче апрель көнне Баландыш мәдәният йорты директоры Сөмбел Низамова  Балтач районында уздырылган семинар-укуда катнашып кайтты. “Яшь депутат мәктәбе” дип исемләнгән федераль проект кысаларында үткәрелгән беренче укыту зона семинарында 7 районнан депутатлыкка яшь кандидатлар катнашты. Җирле үзидарәләр тарафыннан депутатлыкка кандидат итеп куелган яшьләр эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, алга куелган план-максатларын уртага салып сөйләшеп дустанә мөнәсәбәттә фикер алыштылар. Семинар ахырында һәр катнашучыга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International