“Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Безбергә# Мәрхәмәтлетатрстан “Георгий тасмасы” акциясе кысаларында 2015 елның 22 апреле көнендә кешеләр үз ихтиярлары белән Георгий тасмаларын тактылар. Алар үзләренең бу гамәлләре белән Сугыш ветераннарына карата ихтирамнарын күрсәттеләр. Бу акцияне Теләче урта мәктәбе волонтерлары үткәрде. Шулай ук Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары тарафыннан Югары Мәтәскә авылында яшәуче өлкән кешегә адреслы ярдәм күрсәтелде.
Акциядә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге һәм волонтерлар катнашты.