21-22 апрель көннәрендә Алан һәм Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре әйдәп баруы нәтиҗәсендә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап Георгиев лентасы патроитик акциясе Алан авылында үткәрелде. Җиңү символикасы булган, кара ( төтен) һәм оранжевый (ут) төсләрдән торган Георгиев лентасы 100 гә якын төрле яшьтәге кешеләрнең күкрәгенә беркетелде. Әлеге патриотик акция Бөек көрәшләрдә җиңеп чыккан сугыш ветераннарының, якташларыбызның батырлыгына мәңгелек җыр, мәдхия һәм рухларына дога булып ирешсен.
21 апрельдә акциядә катнашучы авылдашларыбыз Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының Бөек Җиңунең 70 еллыгына багышлап куелган “ Көзебезнең язы” спектаклен карадылар.