Алан урта мәктәбенең укучылар үзидарәсе 22 нче апрельдә обелиск территориясен чүп- чардан чистарттылар. Корган яфраклардан арындырдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре язылган мәрмәр тактаның тузаннарын сөрттеләр. Вафат булган авылдашларыбызны истә тоту - изге эш. Без авылыбызның һәм илебезнең тарихы белән горурланырга тиешбез.