Бөек Ватан сугышы ветераны Фатхуллин Нәбиулла Фатхулла улының өенә очрашуга барды.

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы Мәрхәмәтлетатарстан акциясе кысаларында, 22 апрель көнне Айдар авылы китапханәчесе, "Тамчы" түгәрәгенә йөрүче балалар белән Бөек Ватан сугышы ветераны Фатхуллин Нәбиулла Фатхулла улының өенә очрашуга барды. Балаларга ул үзенең биографиясе, яралануы турында сөйләде, сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашты, сорауларына җавап бирде. Очрашуда балалар үз куллары белән ясалган открыткаларны ветеранга бүләк иттеләр, концерт номерлары күрсәттеләр. Очрашу азагында Нәбиулла абый яшь буынга тормышның, җиңүнең кадерен белергә кирәклеге турында җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International