23нче апрель көнне 2нче номерлы Теләче балалар бакчасында “Музыка-бию эшчәнлеге аша мәктәпчәгә яшьтәге балаларга төрле яклап белем һәм тәрбия бирү” темасына районның мәктәпчәгә тәрбия учреждениеләренең музыка җитәкләрече өчен семинар үтте. Семинар ике өлештән торды: беренче практик өлештә оешкан белем бирү эшчәнлеге барышында:
- 2нче номерлы Теләче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфред кызы мәктәпкә әзерлек төркеме белән “Музыка дөньясында” исемле шөгыль;
- 3нче номерлы Теләче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Хәмитова Розилә Шамил кызы икенче кечкенәләр төркемендә “Шаян музыкантлар” исемле шөгыль;
- Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы зурлар төркеме балалары белән бию алымнары күрсәттеләр.
Семинарның икенче - теоретик өлешендә педагоглар мәктәпчәгә яшьтәге балаларга музыка-бию эшчәнлеге бирү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфред кызы район тәрбичеләренә һәрбер төркем балалары белән уеннар һәм биюләр күрсәтте һәм “Мәктәкәчә тәрбия учреждениеләрендә балаларны биергә өйрәтү алымнары” темасына мастер-класс үткәрде. Шулай ук Теләче районы балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы үзенең эш программасы белән таныштырды һәм “Йөрәгемне балаларга бирәм” темасына презентация күрсәтте. 1нче номерлы Теләче балалар бакчасы тәрбиячесе Мухаметзянова Мәдинә Емсурат кызы тәрбиячеләр алдында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга музыка тәрбиясе бирү” темасына доклад белән чыгыш ясады. Ахырдан районның мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия методисты Саетова Анна Николаевна семинарга йомгак ясады.