Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап.

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

     Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар атна саен үткәрелеп килә. Бүген рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М. Ленинград блокадасына багышлап "Бер кызның көндәлеге" исемле мәктәпкүләм ачык чара үткәрде. Чарада блокадада ачлык кичерүче балалар турында тетрәндергеч итеп сөйләнде, укучылар Таня Савичеваның көндәлеге белән таныштылар. Укучыларны бу коточкыч выкыйгалар битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International