22 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарының өйләрендә булдылар. Авылда барлыгы 23 тыл ветераны исән. Шуларның да күбесе хәзерге вакытта авырулар. Аларның саулык-сәламәтлекләре белән кызыксындылар, алып килгән күчтәнәчләрен бирделәр. Барсының да бик күңелләре булды.