24 апрель көнне Теләче муниципаль район Советының утырышлар залында, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү , инвестицион климатны яхшырту һәм уңышлы практикаларны кертеп багышланган утырыш узды. Утырышта стратегик инициативалар Агенствасы вәкиле Аврах Иван Юрьевич, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының инвестицияләр буенча бүлек җитәкчесе Гөбәйдуллин Игорь Вадимович, Теләче муниципаль районы Башлыгы Илдус Фатихович Зарипов, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, район эшмәкәрләре катнашты.
Теләче муниципаль районы - Россиядә 65 муниципаль берәмлектә тормышка ашырылучы пилот проектларының берсенә ия булган Татарстан Республикасында бердәнбер район.