23 апрель көнне муниципаль район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы корәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган утырышта 4 көн тәртибе каралды. Утырышта әлеге көн тәртибе буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Илдар Миңнегулов, район хисап палатасы рәисе Салават Фэрхетдинов, район Башкарма комитетың мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, коррупциягә бәйле һәм башка хокук бозуларны кисәтү буенча җаваплы зат Закирова Гөлнирә Ильясовналар чыгыш ясады. Соңыннан, докладчыларның фикере исәпкә алынып, утырышның карары кабул ителде.