2015 елның 23 апрелендә тыл ветераны Галимова Хәдичә Бикбау кызына 90 яшь тулды. Аны котларга Теләче муниципаль районы социаль саклау бүлегенең җитәкчесе Галимова Ф.М., Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Маннапов Г. А. килделәр. Хәдичә апага Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде. Шулай ук юбиляр хөрмәтенә җирлектә эшләп килүче Ак Калфак фольклор ансамбле концерт оештырды. Хәдичә апа Ленин колхозында эшләп лаеклы ялга чыккан.Үз гомерендә ул тормыш иптәше белән бергә җиде үги бала тәрбияләп үстергән.