Җиңү көне якынлашкан саен төрле бәйге-чаралар ешрак үткәрелә.

2015 елның 24 апреле, җомга

Җиңү көне якынлашкан саен  төрле бәйге-чаралар ешрак үткәрелә. Шулай булмыйни, быел без тыныч язларның 70 нчесен каршылыйбыз.  Шул уңайдан Балалар иҗат үзәгенең  “Алтын куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Музафарова Сөмбел Юлдаш кызы җитәкчелегендә түгәрәкләрдә төрле материаллардан эшләнгән күргәзмәлек әзерләделәр.  Әлеге эшләр ел дәвамында тулыландырылды.

Укучыларыбыз түгәрәктә кул эшләре белән генә чикләнеп калмадылар, төрле бәйрәм-чаралар өчен биюләр өйрәнделәр.  Мәсәлән: “Морячка”, “Шома бас”, Калинка”, “Шәл бәйләдем”. Биюләрне укучылар Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Җиңүгә илткән юллар”, “Медаль бирү тантанасы”, “Созвездие йолдызлык – 2015” кебек бәйрәм-чараларда актив чыгыш ясадылар. Түгәрәккә йөрүче укучыларыбызга иҗат уңышлары телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International