2015 нче елның 23 апрелендә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә француз теле кичәсе үткәрелде. 8-11 нче сыйныф укучылары “Әйләнә-тирә шигърият” дигән әдәби кичәдә катнаштылар. Кичәнең төп максаты булып укучыларның француз шагыйрләре турында тулырак мәгълүмәт туплауга һәм аларның уй-фикерләвен үстерүгә юнәлтелгән. XI гасырдан Франциядә күп кешене үз эченә алган төрле бәйгеләр үткәрелгән. Бәйгенең төп шарты – шагыйрь талантына ия булучыларның шигырь язуы. Кичә барышында укучылар Жан де Лафонтен, Виктор Гюго, Поль Верлен, Робер Деснос, Жак Превер, Морис Карем кебек танылган француз шагыйрьләренең шигырләрен укыдылар. Кичә укучылар тарафыннан“Авиньон күперендә” дигән шаян җыр башкарулары белән тәмамланды